Юридик шәхесләр белән бәйле РФ Гражданлык Кодексы нормалары гамәлгә керде

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

       2014 елның 1 сентябреннән “Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының беренче бүлегендәге 4 главасына үзгәрешләр кертү һәм РФ закон актларының аерым нигезләмәләренең  көчен югалту турында”  № 99-ФЗ    Федераль закондагы күп кенә нигезләмәләр гамәлкә керде. Бүгенге көндә юридик шәхесләр РФ ГК 4 главасында каралган оештыру-хокукый формаларда гына булдырыла алалар.

     Юридик шәхесләрнең оештыру-хокукый формалары: хуҗалык җәмгыятьләре, хуҗалык ширкәте, хуҗалык партнерлыклары, җитештерү кооперативы, акционерлык җәмгыятьләре, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, кулланучылар кооперативы, иҗтимагый оешмалар, күчемсез милек хуҗалары ассоциацияләре һәм союзлары, ширкәтләре, казаклар җәмгыятьләре, һ.б.  

       Алдан оештырылган юридик шәхесләр документларын яңа таләпләр буенча тәртипкә китерергә тиеш булалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International