Өстенлекле бәя буенча күп россияле экономкласслы фатирлар ала алачак

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

       РФ Хөкүмәте карары буенча 2014 елның 6 сентябреннән Өстенлекле бәя буенча күп россияле экономкласслы фатирлар ала алырга хокукы булган гражданнар исемлеге киңәйтелде. Сүз Торак үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд җирләрендә төзелгән йортлар турында бара.

       Исемлеккә “россия гаиләләре өчен торак йортлар” программасы катнашчылары кертелде. Аларның торак урыннар һәм җитешлек дәрәҗәсе тиешле нормалардан артмаска тиеш.

       Экономкласслы фатирларны - инновацион территориаль кластерларның пилотлы үсеш программаларында катнашучы оешма хезмәткәрләре ала ала.

       Моннан тыш, исемлеккә ике балалы һәм аннан күбрәк - ана капиталы алучылар кертелде., шулай ук сугыш ветераннары да кертелде. 

      З һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен торак урыннарының размеры әһәмиятле түгел икәненә төгәллек кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International