Федераль антимонополия хезмәте укыту үзәгендә намуссыз конкурентлык сораулары каралды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

       Россиянең   Федераль антимонополия хезмәте укыту үзәгендә 2014 елныд 24 сентябре көнне “Намуссыз конкурентлык. Теория һәм хокукый куллану практикасы проблемасы” темасына Бөтенроссия фәнни-практик конференция үткәрелде.

       Пленар утырыш һәм “түгәрәк өстәл” барышында намуссыз конкурентлыкның хокукый проблемалары һәм аларны чишү юллары каралды

       Россиянең   һәм Татарстанның Федераль антимонополия хезмәткәрләре тарафыннан намуссыз конкурентлык турындагы закондагы яңарышлар турында чыгыш ясалды һәм кагыйдә бозу очракларын ачу һәм кисәтү өлешендә монополиягә каршы хезмәтнең вәкаләтләре һәм роленә ачыклык кертелде.

       Чарада ТР бәяләүчеләр союзы әгъзаләренең дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International