ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы авыл хуҗалыгы җирләрен нигезле файдалануны контрольдә тоту һәм аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча эш башкара. Бу эш нәтиҗәләре буенча Лаеш һәм Питрәч районындагы авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән җирләр 350 га тәшкил итә.
Өч ел дәвамында тиешле максатта кулланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Питрәч һәм Чистай районнары территориясендәге Сидукова Н.И. һәм Хайруллина А.А. милкендәге авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу турында ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы бирелде. Әлеге гаризаларны карау 2014 елның октябрь уртасына билгеләнде.