РФ Дәүләт Думасы өченче укуда физик шәхесләр милке өчен салым турындагы закон проектын кабул итте.
Закон нигезендә 2015 елдан башлап регионнарда салым милекнең, шул исәптән торак йорт, фатирлар өчен салымны кадастр бәясеннән чыгып алачак. 2020 елдан бу системага бөтен ил күчәчәк.
ТР Бәяләүчеләр союзы, бәхәсле ситуацияләрне чишү практикасыннан чыгып, закондагы үзгәрешләр белән бәйле сорауларны карауны планлаштыра.