“Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында” 29.07.1998 N 135 Федераль закон нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә:
“Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать һәм башка махсус эш башкару өчен билгеләнгән җирләр составындагы җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү турында” №1 исәп-хисап проекты 2014 елның 02 октябрендә 20 календарь көнгә дәүләт кадастр бәясе мәгълүматлары фондына кертелде. (29.10.2014 кадәр)
Исәп-хисап проекты белән танышуны һәм искәрмәләр кертүне тәэмин итү максатыннан исәп-хисап проекты бу адрес буенча урнаштырылды:
https://rosreestr.ru/wps/portal/p/cc_ib_cadastral_estimation/cc_ib_ais_fdgko.