40 муниципаль район территориясендә авыл хуҗалыгы җирләрендә законсыз рәвештә эшкәртелә торган 228 карьер булуы ачыкланды

2014 елның 17 октябре, җомга

       ТР буенча Росреестр мәгълүматлары буенча, тикшерү барышында 40 муниципаль район территориясендә авыл хуҗалыгы җирләрендә законсыз рәвештә эшкәртелә торган 228 карьер булуы ачыкланды.

       Законсыз рәвештә файдалы казылмалар табу буенча карьерлар эшчәнлеген туктату максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан районнарга чыгып җир кишәрлекләре буенча кагыйдә бозуларны билгеләү өчен тикшерүләр үткәрелде.

       РФ Җир кодексы нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрендә бары тик авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге алып бару белән бәйле, балык үрчетү эшләре генә алып бару мөмкин.

       Җитештерү һәм башка махсус эшләр өчен җир кишәрлекләре категориясен үзгәртү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International