24.10.2014 көнне үткән ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең утырышында Партнерлыкка кабул итү, эксперт-консультацион эшчәнлек һәм агымдагы эшчәнлеккә кагылышлы башка төр сораулар каралды.
Идарәчелек утырышында Партнерлык советының эксперт-консультацион һөнәри фикере расланды. Бу документ ТР Бәяләүчеләр союзы адресына килүче бәяләү хезмәте кулланучылары, төрле дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнары һәм бәяләүчеләр мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә мөһим роль уйный.
Утырыш барышында ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзаләре – Икътисад, хокук һәм идарә итү институты вәкилләренә бәяләү өлкәсендә уңышлы эш башкарганнары һәм барлыкка килүгә 20 ел булу уңаеннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.