Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елда дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 80 тикшерү, шул исәптән мөлкәтне дәүләт учреждениеләре тарафыннан куллануны тикшерү буенча 52 тикшерү башкарды.
Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:
- дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;
- мөлкәт хуҗасы ризалыгыннан башка күчемсез милек объектларын җимерү;
- күчемсез милек объектларыннан эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте булмаган килеш файдалану;
- оешма балансында булган күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукы теркәлмәгән;
- күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукына дәүләт теркәве турындагы таныклыклардагы мәгълүматлар фактик мәгълүматларга туры килми.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 51 учреждениенең тикшерү нәтиҗәләре материаллары Татарстан Республикасы ведомстволарына һәм министрлыкларына җибәрелде, ачыкланган закон бозу очракларын бетерү һәм гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрү өчен ТР Прокуратурасына 28 тикшерү акты җибәрелде.