ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегиясе утырышы узды

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

       Авыл хуҗалыгы максатларында кулланылырга тиешле җир биләмәләре, карьерлар торышы канәгатьләнерлек түгел. Муниципаль районнар милке булган җир биләмә­ләрен рәсмиләштерүдә дә хилафлык­лар бар. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган коллегия барышында министр Азат Хамаев хәл итәсе кайбер мәсьә­ләләргә тукталды. Киңәшмә эшендә катнашкан Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, министрлык алдында җитди бурычлар торуын белдерде.


       Министр чыгышыннан күрен­гәнчә, дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланган керем 13,5 миллиард сум булып, шуның 8 миллиард сумы республика казнасын баеткан. Чикләре билгеле булмаган җир кишәрлек­ләрен арендага бирү һәм әй­ләнешкә кертү нәтиҗәсендә 450 млн сум акча рес­публика казнасыннан җирле органнарга күче­релгән.


       “Халык инвентаризациясе” акциясен уздыру да шактый гына проблемалы күчемсез милек язмышын хәл итәргә ярдәм иткән. Беренче тапкыр әлеге акцияне Казан шәһәрендә уздырганнар иде­. Хуҗасыз, ташландык хәлдә ятучы җир кишәрлекләре, биналар турында башкала халкыннан шактый шалтырату кабул иткән­нәр. Соңыннан әлеге эш рес­пуб­ли­каның һәр районында уз­ды­рыл­ды. 2 меңнән артык объ­ек­тның 42 проценты кулланылышка кабат кертелгән.


       Милекне максатчан файдалану буенча министрлыкта да тик­ше­рүләр уздыра. 
– Министрлык тарафыннан дәүләт милкен һәм җир кишәр­лекләрен контрольдә тоту максаты белән 80 тикшерү уздырылган иде, – ди Азат Хамаев. – Шулардан 28 очрак буенча прокуратурага мөрәҗәгать җибәрелде. Нә­тиҗә ясап шуны әйтергә була: 2009–2014 елларда, тик ятучы 4 мең квадрат метр мәйдан кулланылышка кертелеп, 18 млн сумнан артык керем алынды.
Ни кызганыч, соңгы елларда җир белән “уйнау” очраклары ар­та бара. Аеруча зур шәһәр­ләргә якын булган районнарда авыл хуҗалыгы җирләре ярдәмендә төрле юллар белән акча эшлиләр. Узган ел министрлык Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) белән бер­лектә тиешле максатларда кулланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җир­ләре барлыгын ачыклаган. Тикше­рү­ләрдән соң 33 мең гектар җирне кулланылышка кертәсе калган. Тик ятучы җирләр күбесенчә – Питрәч, Мөс­лим, Нурлат районнарында.


       Карьерлар эшчәнлегендә дә хилафлыклар бар. Узган ел Росреестр идарәсе белгечләре җир законнары бозылган карьерларны ачыклаган. Кисәтүләргә карамас­тан, законсыз гамәлләр кылу Югары Ослан, Биектау, Тукай, Пит­рәч районнарында дәвам итә.


       Прокуратура белән берлектә муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре дә тикшерелеп, хилафлыклар ачыклана. 409 кишәр­лекнең 319ына карата дәгъва бел­дерелгән, 257се кире кайтарылган. Бу мәсьәлә хакында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International