2015 елның 1 февраленә булган ТР муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 411,3 мең гектар булган 77 422 җир өлеше санала. Суд карарлары буенча 38 муниципаль райондагы 205,4 мең гектар җир (бу кирәк булмаган җирләрнең 50% ын тәшкил итә) муниципаль милек хокукы дип танылды.
ТР муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча134,7 мең гектар җиргә муниципаль берәмлек милке хокукы теркәлгән. Бу суд карары белән теркәлгән җирләрнең 65,6% ын тәшкил итә.