Бүген, 2015 елның 6 феврале көнне министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә җир кишәрлекләрен бер катерориядән икенчесенә күчерү буенча эш группасы утырышы булды.
Утырышта 2 гектар мәйдандагы Биектай районында ягулык станциясе төзү өчен «Транзит-Сити» ҖЧҖ шәхси милкендәге авыл хуҗалыгы җирен сәнәгать җирләренә күчерү буенча җир төзелеше эше каралды.
Утырышта шулай ук гр. Сморжевский Р.В. гаризасы буенча Тукай муниципаль районы территориясендәге Новотроицк авыл чигендә җитештерү базасы урнаштыру өчен аның милкендәге авыл хуҗалыгы җирләрен шулай ук сәнәгать җирләренә күчерү буенча җир төзелеше эше каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча документлар тиешле таләпләргә туры килмәү сәбәпле, күрсәтелгән җир төзелеше эшләре буенча кимчелекләр әйтелде.