Җир кишәрлекләрен алу турында карар кабул ителде

2015 елның 27 феврале, җомга

      ТР Министралар Кабинеты тарафыннан “Саескан Тавы-Шәле”  автомобиль юлы төзү өчен Лаеш районы территориясендәге 19,5 га җирне алу турында карар кабул ителде.

       Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан сатып алу бәясен билгеләү, бу турыда җирнең хуҗаларына җиткерү һәм җир кишәрлегенә чикләү кертү буенча эш алып барыла. Җир хуҗалары тәкъдим ителгән бәя белән килешмәгән очракта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан җир кишәрлеген тартып алу турында судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International