Торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыруны тагын 1 елга озайттылар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

       Тиешле федераль законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

       Федераль закон тарафыннан торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыру  2016 нчы елның 1 мартына кадәр озайту карала.

       Торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыру 1992 елны башланып киткән иде. Аннан башлап, бу программа инде ике тапкыр озайтылды: башта 2010 елның1 мартына кадәр иде, аннан соң – 2013 елның 1 мартына һәм 2015 елның 1 мартына кадәр.

       Шуның белән бәйле рәвештә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре муниципаль милегенә тапшырылмаган элеккеге җитештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итү дәвам ителә.

Декабристлар ур., 156,

Энергетиклар ур., 2/3,

Энергетиклар ур., 8,

Профессор Камай ур., 15А,

         Гарифьянов ур., 25,

         Актайский ур., 7а,

         Химиклар ур., 9,

         Побежимов ур., 32,

         Гудованцев ур., 35 адресларындагы бүлмәләр буенча документларны тапшыру мөмкин.

       Документларлар тапшыру өчен алдан 221-40-56 телефоны аша шалтыратып язылу кирәк (көн саен 9.00-18.00 сәг., шимбә, якшәмбедән кала).

 

       Документларны кабул итү Вишневский урамы, 26, (1 кат) адресы буенча түбәндәге график буенча башкарыла:

 

вт. 15.00 – 17.00 (документларны кабул итү),

ср. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),

чт. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),

пт. 14.00 – 16.00 (әзер килешмәләрне тапшыру).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International