ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан көн саен электрон формада тиешле документлар белән килгән ачыкланмаган керемнәрне тикшерү эше алып барыла. Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча , ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән бюджет классификациясе кодлары буенча РФ субъектлары бюджетына күчерелә торган ачыкланмаган керемнәр саны кими бара (213 елның 2,5 аенда 4020 түләү поручениесе, 2014 елның 2,5 аенда 174 түләү поручениесе, 2015 елның 2,5 аенда 117 түләү поручениесе килде). Моннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бюджет классификацисенең 13 коды тагын администраторы булды. Шулай итеп, министрлык бүгенге көндә бюджет классификацисенең 36 кодын администрлаштыра.