Чираттагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү һәм иҗтимагый контроль функцияләре каралды. Иҗтимагый совет әгъзалӘре Фәридә Галеева, Фәрит Сафин һәм Алексей Мамаков керткән тәкъдимнәр буенча устав капиталында дәүләт өлеше булган оешмаларда корпоратив идарә функцияләрен тормышка ашыру турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре – министр урынбасары Фәрит Мусин, министрлык бүлекләре җитәкчеләре Ксения Борзунова һәм Валерий Шрубенков чыгышлары тыңланылды.