ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советы утырышында эшмәкәрләр, гражданнар һәм хакимият органнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм бәяләү өлкәсендәге дәгъвалы ситуациялщре турындагы мөрәҗәгатьләре каралды.
Мөрәҗәгатьләр арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Баулы районында урнашкан җир кишәрлекләренең базар бәясенең дәлилләнүе хакындагы мөрәҗәгате дә каралды.
Гариза бирүче исеменә бәяләү оешмалары һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына җиткерү өчен тиешле аңлатмалар бирелде.