Газүткәгечләрнең иминлеген тәэмин итүгә йогынты ясау

2015 елның 24 апреле, җомга

       Кичә, 23 апрель көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы хөкүмәте контролендә булган сорауларның берсе - газүткәгечләрнең иминлеген тәэмин итү буенча киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә гражданнар тормышы иминлеген тәэмин итү өчен күчемсез милек дәүләт кадастрына тиешле мәгълүматларны кертү максатыннан Татарстан Республикасындагы газүткәргечләр күчәреннән алып иминлекне тәэмин итә торган тиешле минималь ара зонасы чикләре турында карар кабул итү буенча сорау каралды.

       Бу сорау ҖЧҖ “Газпром трансгаз Казань” тарафыннан газүткәргечләр территориясендәге тыелган зонада республика районнарында законсыз җир эшләре һәм объектлар төзү эшләре алып барылу ачыклану сәбәпле күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International