Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен җир законнарына кергән яңа таләпләр буенча семинар үткәрелде

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

       2015 елның 6 маенда “Гранд Отель Казан” конференц-залында “2015 елда җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре: җир хокукының яңа таләпләре” темасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар үткәрелде. Семинарны Мәскәү шәһәреннән килгән “Муниципаль берәмлекләр инновацияләре үзәге” директоры Е.А. Кодина алып барды.

       Семинарда 150 Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Җир законнарына кергән яңа үзгәрешләр буенча күп сораулар каралды. Лектор семинар катнашучыларының кызыксындырган сорауларына  җавап бирде.

       Семинар соңында министрлык белгечләре катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылды. Алар муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре белән яңа таләпләрне тормышка ашыру юлларын карадылар, сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International