Узган елны файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

       2014 елны ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган. Судга кадәр хәлне  көйләү нәтиҗәсендә ул 33 мең га кадәр кимеде.

       Бу елны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалануны актив рәвештә контрольдә тота башлады. Закон бозу ачыкланган очракта, Министрлык бу җирләрне хуҗаларыннан тартып алу хокукына ия.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International