ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин Кремль ур, 35 адресы буенча 12-21 май көннәрендә КФУ бинасында узган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән нәтиҗәле идарә итү” квалификация күтәрү программасы эшендә катнашты.
Программа буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә РФ һәм ТР законнары буенча, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең идарә объектлары буларак үзенчәлекләрен, аларның структураларын, идарә алымнарын, һәм милек белән нәтиҗәле идарә итү буенча белемнәр үзләштерделәр.
Программа нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре дә лекцияләр укыдылар.