Министр урынбасары Фәрит Мусин ТР муниципаль берәмлекләре Советы президиумы эшендә катнашты

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

       2015 елның 27 маенда видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән муниципаль берәмлекләре Советы президиумы киңәшмәсе үтте. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты территорияләре белән эш буенча идарә җитәкчесе Илнур Гарипов, җирле узидарә һәм дәүләт төзелеше буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Алҗберт Хәбибуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары урынбасарлары катнаштылар.

       Көн тәртибенең иң төп соравы булып җир кишәрлекләрен теркәү максатыннан хуҗалык китабыннын өземтә бирү вакытында хокук бозуларны профилактикалау турында булды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләреннән утырышта министр урынбасары Фәрит Мусин катнашты. Ул ТР муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир палаталары (идарәләре) белән хуҗалык китабыннын өземтә бирүне авыл җирлекләре белән килешү буегнч эш торышы турында мәгълүмат һәм бу процедураны гадиләштерү һәм тизләтү буенча тәкъдим турында чыгыш ясады. Докладта электрон һәм элекке кәгазь хуҗалык китапларыннан файдалану, буенча анализ күрсәтелде. Шулай ук  авыл җирлекләре һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы килешмәләрне тормышка ашыру буенча берничә вариантта  тәкъдимнәр кертелде.

       Утырыш нәтиҗәләре буенча җир узидарәләргә кыска арада килешмәләр төзү эшен төгәлләү турында йөкләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International