Гомуми мәйданы 300 га җир кишәрлеген тартып алу һәм сату турында дәгъва карала

2015 елның 29 мае, җомга

       Татарстан Республикасының Арбитраж судында Питрәч районының Пановка авылы җирлегендәге “ Питрәч – Алтын Башак”  оешма милкендәге 300 га мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдаланмау сәбәпле тартып алу һәм аларны аукционда сату турында дәгъва карала.

       Тапшырылган тикшерү материаллары буенча, җир кишәрлекләре чүп үләннәре һәм үзләреннән үзләре чыгып үсеп утырган агачлар белән баскан.

       Бу елны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалануны актив рәвештә контрольдә тота башлады. Закон бозу ачыкланган очракта, Министрлык бу җирләрне хуҗаларыннан тартып алу хокукына ия.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International