“Ведомости” газетасы язмасы нигезендә, РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Дәүләт һәм муниципаль җирләрне сәнәгать комплексына инвестицияләүче гражданнар һәм юридик затларга биш елга бушлай бирү турындагы тәкъдим эшләнелде. Бу тәкъдим Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәрелде.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Җир кодексының 39.6 маддәсен булай җир бирүгә нигезләрне санап чыгуга төгәллекләр өстәүне тәкъдим итте. Аны агросәнәгать комплексы проетларын тормышка ашыручылар ала алачак. Бу проектлар уңышлы тормышка ашкан очракта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу җирләрне шәхси милек итеп теркәргә яки сату үткәрмичә генә арендага бирүне тәкъдим итәчәк.