Татарстанда социаль файдаланылышта булган йортлар реестрын алып бару тәртибе расланды

2015 елның 5 июне, җомга

         Бу тәртип буенча социаль файдаланыла торган түләүле йортлар һәм мондый йортлар төзү өчен бирелә торган җир кишәрлекләрен исәбен муниципаль реестрларда алып бару процедуралары билгеләнә.

       Реестрны алып бару муниципаль берәмлек башкарма комитеты билгеләгән җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарыла.

      Муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында мондый объект турында тулы мәгълүмат: адресы, (урнашкан урыны), кадастр номеры, хокуклы хуҗасы турындагы мәгълүмат (тулы исеме, ОГРН) булырга тиеш.

       Тулырак мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 25 маенда чыккан № 372 карарында.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International