ТР Министрлар Кабинетының № 416 карары нигезендә дәүләт һәм муниципаль җирләрдә төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган объектлар урнаштыру тәртибе билгеләнде.
Бу тәртип белән объектлар урнаштыруның тәртибе һәм процедуралары регламентлаштырылды.
Объектлар урнаштыру җир кишәрлекләре бирү вәкаләтләре бирелгән җирле узидарә яки хуҗасы исеменнән республиканың башкарма хакимияте органнарының рөхсәте нигезендә башкарыла.
Кайбер очракларда объектлар урнаштыру түләүле дә булырга мөмкин. Бу карарда шулай ук түләүле булган очракта түләү киләмен исәпләү тәртибе дә билгеләнгән.