Ясалма булдырылган җир кишәрлекләре. Аларга дәүләт теркәве үткәрү.

2015 елның 23 июне, сишәмбе

       Гражданнар тарафыннан судка бирелгән ТР буенча Росреестр идарәсе гамәлләрен дәгъвәлау турындагы гаризаларның күпчелеге арасында ясалма җир кишәрлекләренә дәүләт теркәве үткәрүгә баш тарту турындагы эшләр аерылып тора.

       Федераль Закон нигезендә ясалма җир кишәрлекләре дип су объектларында махсус технологияләр белән суны грунт белән каплап, аннан соң аны эксплуатациягә керткәннән соң җир кишәрлеге дип танылган җирләрне атыйлар.

       Закон буенча, аңа дәүләт теркәве үткәрү ясалма җир кишәрлеге булдыру турындагы карар, шулай ук килешмә нигезендә башкарыла.

       Судлар тарафыннан мондый төрдәге гражданлык эшләрен карау кысаларында, дәүләт теркәве үтү өчен тапшырылган документлар арасында теркәүне нигезләүче документларның тиешле таләпләргә туры килмәвен ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International