2015 елдан күчемсез милекне сату-алу эшләрен электрон төрдә башкарып була

2015 елның 26 июне, җомга

       Электрон төрдә документларны тапшыру сервисы Росреестра (www.rosreestr.ru) Интернет-порталында гамәлгә кертелде. Бу очракта гражданин яки оешма вәкиле гариза тутырып, аңа электрон төрдә документлар беркетергә тиеш була.

       Гариза һәм документлар көчәйтелгән электрон имза белән имзаланырга тиеш. Андый имзаны алу өчен Росреестр порталында куелган исемлектә булган теләсә кайсы махсус үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International