Бүген, 2015 елның 26 июнендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрендә министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә кызыксынучы яклар белән Татарстан Ресрубликасының Идел-Кама бассейнында эчке һәм чыгып йөрү туризмын үстерү проекты кысаларында инвестиция проекты “Нариман” туристик-рекреацион кластеры урнаштыру өчен Югары Ослан муниципаль районы тәкъдим иткән 60 га мәйданлы җир кишәрлеген билгеләү һәм закон буенча тиешле категориягә күчерү тәртибен билгеләү максатыннан киңәшмә үтте.
Киңәшмә барышында бу җирләрнең бер өлеше федераль милектә (урман фонды), 3 га тирәсенең – дәүләт җирләре булуы билгеләнде. Тулырак билгеләмәләр алу һәм ул территориядә “Нариман” туристик-рекреацион кластеры урнаштыру мөмкинлеген хәл итү өчен белгечләр таләп ителә дип табылды.