ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР тиешле вәкаләтләр нигезендә муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документлары проектын карауда катнаша.
2015 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тиеше тәртиптә ТР муниципаль берәмлекләренең 92 генераль план проекты каралды. Территориаль планлаштыруның 85 документ проекты расланды, шул исәптән 5 авыл генераль планы. 7 авыл генераль планы тиешле төзәтмәләр кертү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрелде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2015 елның 1 июленә 794 ТР муниципаль берәмлекләренең генераль планы расланды.