Тәтеш муниципаль районындагы җир кишәрлеген сату буенча аукцион уздырылмады

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә, 03.07.2015 көненә билгеләнелгән Тәтеш муниципаль районындагы тиешле срокта кулланылышта булмаганга күрә хуҗасыннан алынган  авыл хуҗалыгы җирләре - 16:38:030601:570 кадастр номерлы 30 га җир кишәрлеген сату буенча аукцион алырга теләк белдергән гаризалар булмау сәбәпле уздырылмады.

       “Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турындагы” ФЗ нигезендә, сату үтмәгән җир кишәрлекләре ике айдан соң башлангыч бәясе буенча дәүләт яки муниципаль милеккә сатып алырга мөмкин.

       Хәзерге вакытта бу җирләрне дәүләт яки муниципаль милеккә сатып алу соравы карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International