ТР буенча кадастр палатасында җир кишәрлекләрен исәпкә кую нечкәлекләре турында сөйләрләр

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

       Исегезгә төшерәбез, 1 марттан дәүләт һәм муниципаль милектә булган җирләрне, шәхси милектәге җирләрне яңадан бүлү нәтиҗәсендә алырга мөмкин. Гади генә итеп әйткәндә, бакча яки йорт янындагы беркем тарафыннан да файдаланылмаган җирләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Ләкин яңадан җирләрне билгеләү процедуралары күп сораулар тудыра. Мисал өчен, файдалану рөхсәте төрле булган җирләрне яңадан бүлеп алып буламы? Нинди документлар кирәк? Ничек кадастр исәбенә куярга? Эшләрнең башы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары аша булганга күрә, ТР буенча Кадастр палатасы муниципалитет хезмәткәрләре өчен июль аенда укыту семинары үткәрә. Семинар шартлары, анда ничек катнашу турында kadastr.tatarstan.ru сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International