Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законындагы 2 статьяның үз көчен югалтуын тану хакында

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

        Татарстан Республикасы Җир кодексында Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен коммерциягә карамаган оешмаларга бирү   тщртибе беркетелде. 

       Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен Татарстан Республикасы яисә муниципаль берәмлекләр тарафыннан төзелгән коммерциягә карамаган оешмаларга социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен түбәндәге очракларда торглар үткәрелмичә биш елга кадәр вакытка арендага бирелә:   

1) коммерциягә карамаган оешма социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү буенча дәүләт яисә муниципаль программаларда катнашса;

2) социаль файдаланудагы наем йорты төзү һәм аннан файдалану максатларында территорияне үзләштерү турында билгеле бер җир кишәрлегенә карата шартнамә төзү хокукына аукционнар кимендә ике мәртәбә булмаган дип танылса һәм аукционда катнашуга гариза биргән бердәнбер зат белән, аукционда бердәнбер катнашучы дип танылган гариза бирүче белән яисә аукционда катнашкан бердәнбер катнашучы белән социаль файдаланудагы наем йортын төзү һәм аннан файдалану максатларында территорияне үзләштерү турында шартнамә төзелмәгән булса.”

Авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукында бирелгән дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен милеккә алу  тәртибе билгеләнде.

 

1. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән авыл хуҗалыгы оешмаларына яисә крестьян (фермер) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукында бирелгән җир кишәрлекләре, әгәр мондый кишәрлекләрдә биналар яисә корылмалар булмаса, күрсәтелгән затлар тарафыннан милеккә авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләренең кадастр хакының 10 процентына тигез бәядән алына.

2. Торак пунктлар чикләрендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен билгеләнгән, авыл хуҗалыгы оешмаларына яисә крестьян (фермер) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукында бирелгән җир кишәрлекләре, әгәр мондый кишәрлекләрдә биналар яисә корылмалар булмаса, күрсәтелгән затлар тарафыннан милеккә аларның кадастр хакының 10 процентына тигез бәядән алына.

3. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән яисә торак пункт җирләреннән бирелгән  һәм  авыл хуҗалыгы җитештерүе алып бару өчен билгеләнгән, биналары һәм корылмалары булмаган җир кишәрлеген арендага  алучы,  шушы арендаторның аренда хокукы мондый җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукын яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукын аренда хокукына яңадан рәсмиләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән очракта, мондый җир кишәрлеген кадастр хакының 10 процентына  тигез бәядән милеккә алырга хокуклы.” 

  Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International