Кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләре турында

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

       Узган елны файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган 2014 елны ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан файдаланылмаган 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланган. Судга кадәр хәлне  көйләү нәтиҗәсендә ул 33 мең га кадәр кимеде.

       Бу елны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалануны актив рәвештә контрольдә тоту эшен активлаштырды. Закон бозу ачыкланган очракта, Министрлык бу җирләрне хуҗаларыннан тартып алу хокукына ия. 

       Суд аркылы Питрәч һәм Тәтеш районнарындагы 55 га җир кишәрлеге алынды инде. Алар аукцион аша сатылуга куелып, сатып алырга теләүчеләр булмау сәбәпле, сату уздылырмады.                Хәзерге вакытта бу җирләрне муниципаль һәм дәүләт милкенә сатып алу соравы карала.

      Бүгенге көндә  суд тәртибендә Мамадыш һәм Питрәч районындагы авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу эшләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International