23.07.2015 видеоконференция режимында ТР 18 мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре җитәкчеләре, шулай ук Казан шәһәренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты катнашында муниципаль берәмлекләренең бюджет алдында җир кишәрлекләре һәм мөткәтне арендалау өчен түләүләр буенча бурычларын киметү сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә үтте.
Киңәшмә барышында һәр муниципаль берәмлек буенча бурыч җыелуның сәбәбе җентекләп тикшерелде, аларны киметү юллары каралды.
Бурычларны киметү эше торышы яңадан август аенда үтәчәк коллегия утырышында каралачак.