РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кулланышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу срокларын 5 елдан 3 елга кыскартуны тәкъдим итә.
У авыл хуҗалыгы җирләренең 60% ының РФ һәм муниципалитетлар җире булуына игътибар бирде. Медведев хакимиятләрне җирләрне активрак кулланырга таләп итте. “Җир – безгә яңа байлык бирүче безнең байлыгыбыз,” – диде ул.
Ел башында Россиядә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан кулланмаган өчен штрафларны арттыручы закон проекты кабул ителгән иде. Максатчан кулланылмаган җирләр өчен административ штраф күләме аның билгеләнгән куллану максаты нигезендә кадастр бәясеннән чыгып процентларда билгеләнә.