Җир участокларыннан дөрес файдаланмаучыларга карата штрафлар күләме артуы гамәлдә чагыла

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

       Аларны җирнең кадастр кыйммәтеннән чыгып исәплиләр

       Җир участокларын законсыз рәвештә үзләштергән физик затларга салына торган штрафның минималь күләме 5 мең сумга җиткән: элек ул 500 сум булган. Вазыйфаи затлар җир законнарын бозган өчен 20 мең сумнан алып, ә юридик затлар исә 100 мең сумнан алып штрафка тартылырга мөмкиннәр.

       Җирләрне максатчан файдаланмаган очракта штрафлар күләме физик затларга кимендә 10 мең сумга, вазыйфаи затларга 20 мең сумга, юридик затларга 100 мең сумга төшәчәк.

       Җирдән файдалану өлкәсендә хокук бозганнарны административ җаваплылыкка тартуның яңа тәртипләре быелның 20 мартыннан гамәлгә кергән.      

       Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин хәбәр итте.

       Аның сүзләренчә, республикада бу өлкәдә 105 дәүләт инспекторы эшли, узган ел аларның саны 113 булган. Алар тарафыннан 2014 елда 18 меңнән артык тикшерү уздырылган һәм 10 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Салынган штрафлар күләме исә 14 миллион 633 мең сумны тәшкил иткән. “Быел тикшерүләр саны 1 меңгә кимеде, әмма аларның сыйфаты артты. Узган ел беренче ярты еллыкка якынча 7 миллион сум күләмендә штраф салынган булса, быел әлеге сумма 17 миллион сумга җитте”, - дип, ул штрафларның җирнең кадастр кыйммәтеннән чыгып исәпләнүен искәртте.

       Тикшерүләрнең күбесе җирдән файдаланучылар тарафыннан бирелгән гаризалар буенча уздырыла. Мондый төр гаризаларның 89 проценты физик затларга туры килә. Гаризаларны Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 4 нче подъезд адресына юлларга мөмкин. Шулай ук тәүлек әйләнәсе эшләүче Call-үзәккә 8-800-100-34-34 номерлы телефонга шалтыратып шикаять калдырырга була. Гаризада хокук бозуның нинди булуын күрсәтү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International