ТР муниципаль милке һәм җирләре белән идарә итүдән бюджетка 2 млрд 613 млн сум акча кергән

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бу − еллык планның 64 проценты

        Республиканың муниципаль милке һәм җирләре белән идарә итүдән Татарстан бюджеты беренче ярты еллыкта 2 млрд 613 млн сумга арткан, бу еллык планның 64 проценты. Керемнең 45 процентын (якынча 1 млрд 174,6 млн сум) җир участокларын арендага бирү, 28 процентын (730,6 млн сум) җир участокларын сатудан кергән акчалар тәшкил итә. Быелгы керем, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 0,5 млрд сумга арткан.

       Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасы Рөстәм Шәмиев хәбәр итте. Утырыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә узды.

       Керемнәрнең күп өлеше Казан шәһәренә туры килә. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, быел Татарстан башкаласы республика бюджетына 431 милн сумга артыграк акча китергән.

       Рөстәм Шәмиев сүзләренчә, муниципаль милек һәм җир участокларын сату, узган елга караганда, быел күбрәк. Мисал өчен, Казанда гына да быел 6 мең квадрат метрдан артык милек сатылган. Квадрат метрның бәясе 45 мең сумнан артып китә. Былтыр бу вакытта 3 мең квадрат метр тирәсе милек сатылган булган. Ул чагында квадрат метр якынча 14 мең сум торган. Бу 2014 елда подвал һәм ярымподвал, быел исә беренче катта урнашкан милек һәм карамагында җир кишәрлекләре булган аерым биналарны сату белән бәйле, дип аңлатты министр урынбасары.

       Керем генә түгел, аренда өчен бурычларның да артуы сизелә. Бурычларның 52 процентка якыны Казан шәһәренә туры килә. Республиканың кайбер районнарында бурычларны түләтү буенча бөтенләй берни дә эшләнелмәгән. Азат Хамаев аларга мөрәҗәгать итеп, елның 3 нче кварталына кадәр эшне тизләтергә йөкләмә бирде.

       Дәүләт милке белән идарә итүдән ТРның консолидацияләнгән бюджеты 3 млрд 31 млн сумга арткан. Бу еллык планның 55 процентын тәшкил итә.

       Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында министр урынбасары Фәрит Мусин хәбәр итте.  

       Салымнардан кергән керем 419,36 млн сум, бу планның 72 проценты дигән сүз. Дәүләт милкен сатудан консолидацияләнгән бюджет 181,55 млн сумга, арендага бирүдән 34,73 млн сумга, җирләрне арендага бирүдән 30,27 млн сумга, сатудан 72,33 млн сумга тулыланган. Ышанычлы идарәләргә (доверительное управление) милекне арендага бирүдән алынган керем 50,72 млн сумны тәшкил итә, дивидендлар бюджетны 4,21 млн сумга арттырган. Саф табыш быел 45,43 млн сум булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International