Республикада күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эше дәвам итә

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

       Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше нәтиҗәләре турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Коллегиясе утырышында бүген министрның беренче урынбасары Сергей Демидов хәбәр итте.

       Татарстан Республикасы буенча:

Күп балалы гаиләләр саны – 36 248;

Исемлеккә кертелгән – 31 403;

Җир кишәрлекләре бирелгән – 23 530 (74,93%).

      Сергей Демидов, чыгышында, бүгенге көндә күп балалы каиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү процентының кимүен азсызыклады. Ел башына 78,54% гаиләгә җир кишәрлеге бирелгән булса, бүгенге көндә бу күрсәткечләр 74,93% ка кадәр төште, диде. Районнар мәгълүматы буенча, күрсәткечләр кимүнең төп сәбәбе – өстәмә җирләрнең булмавы.

       01.08.2015 көненә Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Чистай районнарында процент күрсәткечләре 94% тан түбән.

       Министрның беренче урынбасары күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрнең кимүгә таба баруына игътибарны юнәлтте. Статистика күрсәткәнчә, 2015 елда 1 580 (Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән башка) гаиләне җир кишәрлеге белән тәэмин итү мөһимлеге була торып та  барлыгы 676 җир кишәрлеге генә бирелүен әйтте. Шулай ук бүгенге көндә кадастр исәбенә куелган һәм бирүгә әзер торган  3625 җир кишәрлеге бар икән. Әлмәт (ел башыннан бер кишәрлек тә бирелмәгән), Яшел Үзән (ел башыннан бары тик 5 җир кишәрлеге бирелгән), Түбән Кама (13) районнарында эш бөтенләй тукталган дип әйтерлек.

       Докладын төгәлләп, Сергей Демидов тагын бер тапкыр ТР муниципаль берәмлекләр коллегаларына өстәмә җир кишәрлекләрен булдыру, аларны кадастр исәбенә кую һәм күп балалы  гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү чараларын тизләтү мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International