2015 елның 8 сентябрендә “Гранд Отель Казан” конференц-залында “2015 елда җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре: җир һәм гражданлык хокукының яңа таләпләре” темасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар үткәрелде. Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев ачты.
Семинарда 112 Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Җир законнарына кергән яңа үзгәрешләр буенча күп сораулар каралды. Лекторлар семинар катнашучыларының кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.