Бәяләү эшчәнлегендәге практик сораулар: дәүләт һәм эшмәкәрлек берлекләре арасында әңгәмә

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

      “Дәүләт һәм муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итү” темасы буенча  ТР муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы барышында КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе тыңлаучылары каршында Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады. 

      Лекция темасы “Дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү соралары буенча дәгъвалы ситуацияләр һәм практик күрсәтмәләр” тыңлаучыларда шактый кызыксыну уятты.

       Чыгышы барышында ул практик мисаллар ярдәмендә бәяләү эшчәнлегенә кагылышлы федераль законнарны файдалану үзәнчелекләренә тукталып китте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International