“Зәңгәр ялкын” газ җибәрү станциясе һәм газүткәргече – дәүләт милке белән ышанычлы идарә килешмәсе төзү хокукына ачык аукцион үткәрелде

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР, Чистай районы, Болдыр авылы җирлегендә урнашкан “Зәңгәр ялкын” газ җибәрү станциясе һәм газүткәргече – дәүләт милке белән  ышанычлы идарә килешмәсе төзү хокукына ачык аукцион үткәрелде.

      Килешмә 5 елга төзелә. Тапшыру максаты -  кулланучыларга магистраль газ җибәрү станциясеннән туктаусыз газ бирүне тәэмин итү.

       Аукционда җиңүче итеп бердәнбер катнашучы “Регионара газүткәргечләр челтәрләре” ҖЧҖ табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International