Кадастр бәясе билгеләү проекты буенча тәкъдимнәр кертергә мөмкин

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

       №135 ФЗ “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турындагы ” Федераль Закон нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә:

       05.10.2015 № 1-2015 “Татарстан Республикасы территориясендәурнашкан торак пункт составындагы җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү турындагы” проект исәп-хисабы 09.10.2015 20 эш көненә дәүләт кадастр бәясе мәгълүматлары  фондына кертелде.

       Проект белән танышу һәм аңа карата күрсәтмәләр кертү максатыннан проектны ТР буенча Росреестрның рәсми сайтында, «Деятельность» → «Кадастровая оценка» → «Фонд данных государственной кадастровой оценки» → «Поступившие проекты отчетов об определении кадастровой стоимости» бүлегендә карарга мөмкин.

        Кадастр бәясен билгеләү турындагы проектка карата тәкъдимнәрегезне  oisgko@rosreestr.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International