ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан шәһәрендә күмү комплексы төзү эшләренә ярдәм күрсәтә

2015 елның 23 октябре, җомга

       ТР Президенты Рөстәм Миннеханов биргән йөкләмәне үтәү максатыннан Питрәч районы территориясендә Казан шәһәренең күмү комплексын оештыру сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ритуаль объектлар төзү өчен 77,7 га күбрәк авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать җирләре өчен яраклы категориягә күчерү турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнелде.

       Күмү комплексы янында автомобильләр кую өчен 8,4 га җирнең категорияләрен үзгәртү тиешле документлар тапшырылып беткәннән соң мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International