Җир контроле гражданнарга карата планлаштырылган һәм планнан тыш тикшерүләр рәвешендә башкарыла. Планташтырылган тикшерү өч елга бер тапкырдан да ешрак үткәрелми.
Тикшерүләр документлар буенча һәм җир кишәрлеге урнашкан урынга да чыгып үткәрелә.
Гражданин тикшерү вакытында узе дә катнаша ала, сорауларга җавап бирә, тикшерү белән бәйле мәгълүмат алуга хокуклы. Тикшерү гамәлләре белән килешмәгән очракта судка мөрәҗәгать итә ала.