Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре вәкилләре катнаштылар.
Комиссия эше кысаларында 2015 елга дәүләт вәкилләренең эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгарылды, 2016 елга бурычлар билгеләнелде.
Утырышта дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар вәкилләренә 182 кандидатура каралды һәм расланылды.