Оешма җитәкчеләре игътибарына

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан иң түбән эш хакы турында килешмә төзелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасында 2015 елның 2 октябрендә ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсенең Координациясе советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында килешмә төзелде.

Килешмә нигезендә оешмаларда Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш  секторында минималь эш хакы 7309 сум дип билгеләнә.

Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең эш хакы 7309 сумнан ким булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International