"Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" V Россиякүләм конференция

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 20 ноябре көнне Икътисад, идарә һәм хокук институтында “Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы” V Бөтенроссия конференциясе үтте. Чараны Коррупциягә каршы политика сораулары буенча ТР Президенты Идарәсе, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы,  Икътисад, идарә һәм хокук институтының Коррупциягә каршы фәнни-тикшеренү институты оештырды.

       Конференциядә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының әйдәп баручы  киңәшчесе Андрей Саховский катнашты.

Конференция кысаларында халыкара, милли һәм хокукый сораулар, коррупциягә каршы көрәш буенча регионара тәҗрибә,  коррупциягә каршы көрәштә хокукый җитешсезлекләр, төп юнәлешләре, аны пропагандалау, эшчәнлек нәтиҗәсен арттыру сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International