Муниципаль бюджетлар каршында бурычларны киметү сораулары каралды

2015 елның 27 ноябре, җомга

 26.11.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында ТР Финанс министрлыгы вәкилләре, 2 шәһәр округы һәм 18 муниципаль район катнашында җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетлар каршындагы бурычларны киметү буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев үткәрде.

01.11.2015 көнгә ел башыннан бирле җирле бюджетлар каршында бурыч күләме арта бара. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре бюджетлары каршында җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен түләү бурычы 633 511 мең сум тәшкил итә. Бу ел башындагыга караганда 144 335 меңгә артык (+29,5%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International