ТР Бәяләүчеләр союзының Арча муниципаль районында эш киңәшмәсе

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының муниципалитетларның башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге буенча 9.12.2015 көнне Арча муниципаль районында эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды. Ул 2030 Стратегиясе нигезендә районда башкарыла торган инвестиция проектлары киләчәге, ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консалтинг потенциалын файдалану мөмкинлеге булган проблема һәм бурычлар, партнерлык үсеше тәҗрибәсе турында сөйләде. Мондый хезмәттәшлек күчемсез милек, кадрлар әзерләү, республика һәм федераль оешмалар белән хезмәттәшлек сорауларында нәтиҗәле була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International